Главная » 2013 » Октябрь » 16 » Батырлар ачыкланды
22:54
Батырлар ачыкланды

Новости района

Виджет уведомляет о новостях района,размещённых на сайте.

добавить на Яндекс

Узган шимбәдә "Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында 1996 елгы һәм яшьрәк  үсмерләр арасында район башлыгы призларына, өлкәннәр арасында  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына татар-башкорт көрәше буенча район беренчелеге ярышлары булып узды.
Көч, җитезлек, батырлык бәйрәме  район мәктәпләре һәм агротехникум  командалары парады белән башланып китте. Ярышларны рәсми төстә  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү бүлеге начальнигы Вәкил Хаҗиев, татарча көрәш  буенча район җыелма командасы тренеры Зөлфәт Закиров ачып җибәрделәр. Көрәшчеләрне сәламләп гадел, матур, чын татар көрәше күрсәтүләрен теләделәр. Ярышларның баш хөкемдары Рафыйк Мөхәммәтшин ярыш шартлары белән таныштырды.
 
...Һәм башланды. Ике келәмдә әле яңа гына билләренә сөлге салган орчыктай малайлар,  җиңү тәмен, җиңелү ачысын татыган шактый тәҗрибәле яшь көрәшчеләр мәш килеп көрәшә башладылар. Борыннары канауга, аяк-куллары авыртуга да карамыйча  җиңүгә омтылдылар алар. Яшьләр арасында келәмгә 10 команда, 80 гә якын көрәшче чыкты. Алар  8 үлчәү авырлыгында  көч сынаштылар.  Һәр әйләнеш саен җиңелүчеләр коелып  иң көчлеләр калды мәйдан уртасында. Биектаудан Айрат Әхмәтҗанов (36 кг.кадәр), Трой-Урайдан Данис Миннебаев (40 кг.), Шомбыттан Рушан Гобәйдуллин (45 кг.), Күгәрченнән Фаил Гарифуллин (50 кг.), Күгәрченнән Алмаз Хәмәтханов (55 кг.), агротехникумнан Александр Фугин (60 кг.), Шомбыттан Алексей Тимофеев (65 кг.), Яңа Арыштан Фәндүс Зарипов (70 кг.), агротехникумнан Салават Закиров (70 кг. югары)  үз үлчәү авырлыкларында иң көчле булуларын ачыклап район чемпионы булдылар. 70 кг. кадәр үлчәүдә икенче-өченче урыннарны да Яңа Арыш егетләре Дилүс Гыйлемханов һәм Илфар Садыйков яуладылар.
 
Командалар исәбендә Шомбыт (тренер Рәмис Төхвәтуллин) көрәшчеләре  беренчелекне алдылар. Агротехник көллият (Марсель Дияров), Күгәрчен (Гамил Шәмсевәлиев) командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
 
Өлкәннәр бәйгесендә нибары 20 гә якын көрәшче катнашты. Элеккеге елларда келәмнәргә 60-70 көрәшче чыкканын исәпкә алсак,  бу бик аз инде.  Аларның да  өч-дүрте  кайчандыр мәйдан тоткан "ветераннар” иде.  Сан өчен генә чыктылар булса кирәк. Көндәшләренә күтәрттеләр дә кереп киттеләр.
 
60 килограммга кадәр  үлчәү авырлыгында  Рисхәт Гәрәев батыр калды. Яңа гына үсмерләр арасында батыр калган Александр Фугин өлкәннәр бәйгесендә дә матур көрәш күрсәтеп өченче урынны алуга иреште. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бүгенге көндә  Азат Закировка тиңнәр юк.  Бу юлы да  техник яктан камил алымнар белән көрәшеп беренчелекне алды. 80 килограммга кадәр  үлчәү авырлыгында  һәр бәйгедә Илдар  Мәсгутовның  көрәшүе игътибарны җәлеп итә. Районыбызның иң оста көрәшчеләреннән берсе инде ул. Бу бәйгедә дә җанатарларының өметен аклап батыр калды. 90 килограммга кадәр  көрәшчеләр арасында Түбән Тегермәнлек батыры Рафис Минһаҗев барлык көндәшләрен бирелдереп беренче булды. 100 килограммга кадәр баһадирлар бәйгесендә бик күпләр районыбызның өмете булган  Айназ Билаловны кызыксынып күзәттеләр.  Яңа Арыштан Айзат Зариповка шактый каршылык күрсәтте ул.  Әмма тәҗрибәлерәк Айзат  өстенлеккә иреште. 100 килограммнан югары пәһлеваннар арасында Күгәрченнән  Динар Галиуллинның җиңәчәгенә шик юк иде инде.
 
Командалар арасында  Яңа Арыш командасы–беренче, Тегермәнлек командасы–икенче, Күгәрчен көрәшчеләре өченче урынны алдылар.
 
Алда әйткәнемчә,  кайбер мизгелләрдә  бәйге ветераннар турнирын хәтерләтте.  Рафил Закиров, Альберт Әльмиев, Рөстәм  Галиев  кебек көрәшчеләрнең әле дә булса ярышларда катнашуы куанычлы күренештер, бәлки. Әмма болай барса республика бәйгеләрендә район данын кемнәр яклар соң?  Бик тиздән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үткәреләчәк ярышларга барасы бит.
 
Кайбер авыл җирлекләре, мәктәпләрдән бер генә көрәшченең дә килмәвен берничек тә аңлатып булмый. Көрәшкә  спорт, ниндидер үзмаксат итеп кенә карарга кирәк түгел. Ул авыл киләчәге булган яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту да. Бу җәһәттән, районның спорт өчен  җаваплы җитәкчеләренә  уйланырлык җирлек бар, әлбәттә.
 
 яшүсмерләр арасында җиңү яулаган  Шомбыт җыелма командасы.

Илгиз Җамалиев.
Категория: Новости спорта | Просмотров: 617 | Добавил: Admin | Теги: татарско-башкирская борьба, дельфин, Новости спорта, Батырлар ачыкланды, соревнования по борьбе татарстан, Новости спорта Рыбная Слобода, Спорт, борьба | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0

Похожие новости:



Тут может быть ваша реклама
Случайные новости района.
Битва хоров
Новости
История,культура,лица
Торопитесь принять решения
Новости
События,уведомления.
Торжество в Больших Елгах
Новости
История,культура,лица
День отрытых дверей
Новости
События,уведомления.
Дети должны воспитываться в хороших детских садах.
Новости
События,уведомления.
В каких случаях нужна выписка?
Новости
События,уведомления.
Я из Янчиково
Новости
История,культура,лица
Сквозь время и события
Новости
История,культура,лица
Бәхет чакрымнары
Новости
История,культура,лица
Пенсионеры вышли на старт
Новости
Новости спорта
Победил «Сокол»
Новости
Статьи Рыбно Слободцев
Можно ли повторно заказать кадастровые работы?
Новости
События,уведомления.
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Контактная информацияАдминистрация района Город:п.г.т Р-Слобода Адрес:422650 Р.Слобода ул Ленина 46 Телефоны,факс:22-1-13
Все материалы размещенные на сайте пренадлежат их владельцам и предоставляются исключительно в ознакомительных целях. Администрация ответственности за содержание материала не несет и убытки не возмещает. Незаконная реализация карается законами РФ и Татарстана: "Об авторском и смежном праве". При копировании материала, ссылка на сайт обязательна!Если вы увидели свой материал обратитесь в администрацию для разрешения всех претензий.На сайте есть:Alawar игрыобъявления татарстана и рыбно-слободскому району,Оплата коммунальных услугновости татарстана и новости рыбной слободы,Обмен валютыфорум рыбной слободы и фотографии рыбной слободы и рыбно-слободского района,Консультация юристов и медиковистория рыбной слободы,Купить АВИА билетыинформация и контакты,Купить ЖД билетыкарта рыбной слободы и схема проезда,Отели:Онлайн бронированиеорганизации рыбной слободы и организации рыбно-слободского района,Бронирование туров онлайнлица рыбной слободы и статьи о рыбной слободе,Отели России,Снг и Балтиясобытия в рыбной слободе и бизнес,ТВ Онлайнуслуги в рыбной слободе и предложения,каталог сайтов татарстана и рыбно-слободского района,лица рыбно-слободского района и предприятия,справочник рыбно-слободского района и телефоны рыбной слободыГолосовые поздравленияОплата услугновостиФорумразвлечениярыбная слобода на картепогода в рыбной слободеистория рыбной слободы играть в игры онлайнсправочник рыбной слободыфорум рыбной слободыДоска объявленийчат каталог сайтов татарстанановости татарстанаХостинг от uCoz фотошоп онлайнПретензии правообладателям информации
Rambler's Top100 Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Перейти на Верх страницы